Сабырлык аена керәбез
Быел Рамазан ае 19 февральдә башлана
Ураза 29 көн дәвам итеп, 19 мартта төгәлләнәчәк. 20 мартта Татарстанда Ураза гаете билгеләп үтелә.
Ураза тоту тәртибе
Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намаз вакыты керүгә ярты сәгать калганда тәмамларга, ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга кирәк. Сәхәрдә аксымга бай ризыкларга – ит, балык, йомырка, эремчеккә өстенлек бирергә киңәш ителә. Парда яисә суда пешкән һәм чи яшелчәләр дә файдалы. Туклык хисе һәм энергия озаккарак җитсен өчен, катлаулы углеводлар: карабодай, борай, тары, перловка, ясмык кебек ярмалар кулланыгыз. Терлек майлары да (сыйфатлы сыр, сыер мае, сары май) файдалы булачак. Сәхәр ашап 15 минут үткәч, үлән чәе эчсәгез яхшы. Ә менә чәй янына баллы камыр ризыклары, конфет-прәннек куярга киңәш ителми. Әлеге ризыклар канда шикәрне тиз күтәрәчәк һәм ул тиз төшәчәк тә. Нәтиҗәдә, инсулин уйнап, ураза тотканда баш авыртырга мөмкин. Организм сусызлыктан интекмәсен өчен, суны сәхәр ашар алдыннан – 2 стакан, авыз ачып, ифтар ашар алдыннан 2 стакан эчсәң әйбәт. Ифтар белән сәхәр арасында әз-әзләп гел су эчеп йөрергә кирәк. Шушы арада кимендә 2 литр су эчү зарур.
Авыз ачканнан соң 25-30 минут үткәч, туклану яхшы. Сөяк яки балык шулпасы эчеп кую файдалы. Аннан яшелчә салаты белән аксымлы ризык (йомырка, балык, дерелдек, бавыр, күркә ите) ашарга киңәш ителә. Ифтар вакытында үсемлек майларына өстенлек бирегез. Авокадо, зәйтүн, киндер мае, чикләвекләр куллану файдалы. Катык, натураль йогурт, әчетеп тозланган кәбестә пробиотикларга бай, шуңа берсен генә булса да көн дә кулланырга кирәк. Аннан соң 25-30 минут үткәч, җиләк-җимешләр белән үлән чәе эчәргә мөмкин. Сәхәрдә дә, ифтарда да ашказанында ризыктан тыш һавага да, суга да урын калырга тиеш.
Кемнәргә ураза тоту тыела
Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).
Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә дә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була.
Юлда булган, 100 чакрымнан артык ераклыкка сәфәр кылучы мосафирларга да уразаларын калдыру рөхсәт ителә. Мосафирлар сәфәрдән кайткач уразаларына каза кылалар. Ләкин уразалы килеш, таң атканнан соң сәфәргә чыкса, тотып бетерергә тиеш, уразаны бозарга ярамый.
Балигълык яшенә җитмәгән балаларга да ураза тоту киңәш ителми.
Нинди очракларда ураза бозыла
Ялгыш ашаса яки эчсә. Мәсәлән, иртән сәхәр вакыты әле узмаган дип уйлап яисә кичтән инде кояш баеган дип белеп вакытсыз ашау-эчү.
Берәр төрле каты матдә яки кәгазь, мамык кебек ризык булмаган нәрсәләр йотса. Авыз-борынны чайкаганда ялгыш су, авызында калган борчак зурлыгы азык калдыгы йотса.
Авыз тутырып косу, тәмәке тарту да уразаны боза.
Ураза көндез бозылган очракта, уразам бозылды инде дип, кичкә кадәр ашарга тиеш түгел.
Нинди очракта ураза бозылмый
Ризыкны йотмыйча кабып карау. Балага ризыкны чәйнәп биргәндә. Кан алдыру, душ коену, укол кадату да ураза бозылуга китерми. Төкерек йотканда, авызга тузан кергәндә, ирексездән төтен сулаганда да ураза бозылмый.
Ураза тотканда ният кылу
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылу: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи тәгаалә”. Тәрҗемәсе: “Илаһи ният кылдым, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан ае уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”.
Авыз ачканнан соң дога кылу
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. Тәрҗемәсе: “Әй Аллаһым, шушы уразамны үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә Раббым, сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Фото – Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев