Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итү көннәрен билгеләде

Изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм 20 мартта тәмамлана

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру көннәрен раслады. Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды. Документ текстында әйтелгәнчә, «ай календаре һәм традицияләр нигезендә" Ураза бәйрәме 20 мартта башланачак. Үз чиратында, мөселманнар Корбан бәйрәмен 27 майда билгеләп үтә башлыйлар. Ике бәйрәм дә республика законнары нигезендә эшләми торган эш көннәренә туры киләчәк. Элегрәк Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итү көннәрен ТР мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгән иде. Изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм 20 мартта тәмамлана.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев