Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мөслим төбәге фольклоры

“Мөнәҗәт” сүзе гарәп телендә “ярлыкауны сорау», “ялвару”, “үз-үзең белән сөйләшү” мәгънәсенә ия. Дини-интим эчтәлектәге бу әсәр көй белән башкарыла. Шулай булса да “мөнәҗәт әйтәм” дип сөйләшәбез.

Сезнең игътибарга тәкъдим ителүче мөнәҗәтне Тойгелде авылында яшәүче Нурия Гыйльфановадан 2009 елда Гөлназ Җәлилова язып алган. “Мөслим төбәге фольклоры” сайтында урнаштырылган мөнәҗәтне Әтнә районы Югары Сәрдә авылында туган Халидә Вафина башкаруында ишеттек. Көен ул Субаш Аты авылында 1902 елда туган әбисе Нәфисә Сәмиевадан отып алган. Нотага салучы – Мөслимнән Әлфинур Гыйльметдинова.

Дин гыйлеме – татлы җимеш

                         (мөнәҗәт)

 

Калды безгә бик зур нигъмәт,

Дин гыйлеме – бик зур хикмәт.

Уйласак, безгә зур хөрмәт,

Без – Мөхәммәт өммәтебез.

 

Калмады алтын вә көмеш,

Калды безгә зур өлеш.

Дин гыйлеме – татлы җимеш,

Без – Мөхәммәт өммәтебез.

 

Һич тә сүзем түгел ялган,

Мирас булып гыйлем калган.

Шул гыйлемнән өлеш алган,

Без – Мөхәммәт өммәтебез.

 

Дин исламга сабит булыйк,

Гыйбадәтләрне төз кылыйк.

Рәсүлүлдән өлеш алыйк,

Без – Мөхәммәт өммәтебез.

 

Дин исламга җан багышлыйк,

Бозык гамәлләрне ташлыйк.

Изге гамәлләрне башлыйк,

Без – Мөхәммәт өммәтебез.

 

Буш үткәрмик гомерләрне,

Сафландырыйк күңелләрне.

Кылыйк изге гамәлләрне,

Без – Мөхәммәт өммәтебез.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев