Мең дә бер хәдис
Мөбарәк Рамазан аеның дәрәҗәсе, өстенлекләре, саваплары, аны үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр, шулай ук Рамазан аенда Пәйгамбәребезнең тормыш үрнәгеннән хәдисләр тупланмасы
*Рамазан ае башлангач, Җәннәт капкалары ачылыр, ә Җәһәннәм капкалары ябылыр, шәйтаннар зынҗыр белән богауланып куелыр (Бохари һәм Мөслим).
*Адәм баласы һәр эшен дә үзе өчен эшли, уразадан тыш һәр игелекле эше өчен килгән савап ун тапкырдан җиде йөз тапкырга кадәр арта, чөнки, чынлап та, ул – Минем өчен, ә Мин аның өчен үзем әҗерен бирермен.
*Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар (авыз ачканда) шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы. Ураза тоткан кешенең авызыннан чыккан исне Аллаһ мускус исеннән дә хушрак дип табар (Бохари).
*Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тоткан кешенең уразасы гомер буе тоткан уразага тиң (Мөслим).
*Әгәр дә сезнең кайсыгыз да булса ураза тота икән, ул тавыш чыгармасын (ызгышмасын) һәм сүгенү сүзләре кулланмасын. Әгәр дә кем дә булса аны мыскыл итә яки аның белән сүзләшергә (тарткалашырга) тели икән, ул: “Валлаһи, мин уразадамын”, – дисен (Мөслим).
*Иман белән, савапка ирешүгә өмет баглап, Кадер кичендә төнге нәфел намазы укыган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр (Бохари).
*Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан кешенең йөзен Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык Җәһәннәм утыннан саклар (Бохари һәм Мөслим).
*Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән Аллаһ колын яклап чыгарлар. Ураза әйтер: “Ий Раббым, мин аны көне буена ризыкка якын җибәрмәдем һәм башка теләкләренә юл куймадым, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”. Коръән әйтер: “Ий Раббым! Ул Мине укып төннәр буе йокламады, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”. Икесенең дә бу шәфәгатьләре кабул кылыныр (Әхмәд).
*Аллаһның Рәсүле Рамазан аенда, елның теләсә нинди башка вакытына караганда, гыйбадәт кылуда күпкә зуррак тырышлык күрсәтә иде. Ә бу айның соңгы ун көнендә, айның беренче өлешенә караганда, Аллаһка күбрәк гыйбадәттә була иде (Мөслим).
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев