Күркәм бәйрәм
Салауз-Мухан авылындагы «Сафа» мәчетендә яттан Коръән сүрәләре, аятьләр сөйләп, вәгазьләр уку осталыгында ярышып күркәм бәйрәм оештырганнар.
"Чарада катнашучы 18 кешене төрле номинацияләрдә бәяләп бүләкләделәр. Мул табынлы өстәл артында мәҗлес ясадылар. Муханлылар Раббыбызга шөкер кылып, бәйрәмне оештыручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә, тәмле ризыклар белән табын коручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр", - дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Фото - мөхтәсибәт архивыннан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев