Иске Карамалы авылы мәхәлләсе “Рушат паркы”нда балалар өчен “Гыйлемсез кеше – канатсыз кош” исемле Белем бәйрәме үткәрде
Чара үсеп килүче буынга дөньяви белемнәр белән бергә дин гыйлеменең дә бик кирәкле, әһәмиятле булуын аңлату максаты белән оештырылган
"Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Аитов балаларга сораулар бирде һәм файдалы гыйлем сорап кыла торган дога өйрәтте, һәрбарчасына күчтәнәчләр өләште.
Балалар “Яхшылыкны тиз онытма” дигән гыйбрәтле кыйсса сөйләде. Бәйрәмдә катнашучы һәр сабый үзе белгән сүрә, догалар укыды. Аннары алар ислам дине нигезләренә багышланган викторинада катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә һәркем бүләк алды.
Чараны үткәрүдә Әнисә Биктимерова, Сәрия һәм Алия Маликовалар, Илсөяр Әһлиева, Зәмзәмия Рәхимова, Рушания Борһанова, Хәмдия Сәидова ярдәм итте. Укытучылар һәм мөслимәләрнең дә бәйрәмдә катнашуы зур сөенеч булды", - дип хәбәр итәләр Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.
Фотолар - Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев