Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Йөрәкләр бары тик Аллаһны искә алу белән генә тынычлык табар

Хак мөэмин сынау таләп иткән әзерлек эшен үтәргә бурычлы.

Тормыштагы тетрәнү-борчуларны җиңеп чыгу өчен, иман иң зур көч булып тора. Авырлыклардан тиешле дәрәҗәдә арыну өчен, үзеңне Аллаһы Тәгаләгә тапшыру  һәм аңа тәвәккәлләү шарт.  Авырлыктан тулысынча арына алмыйбыз, тормыш кыенлыкларсыз булмый. Һәммәбез сынау чорын уза. Хак мөэмин бу сынау таләп иткән әзерлек эшен үтәргә бурычлы. Шуны онытмаска кирәк: нәфес таләпләренә иярүче кеше  тыныч кына яши алмый. Бу дөньядагы тормыш вакытлыча гына бит. Ахирәткә иманы һәм Раббысына бирелгәнлеге адәм баласына җан тынычлыгы китерә. Аллаһны зекер кылу – үзе тынычлык ул. Түбәндәге аять безнең өчен маяк булырга тиеш. ”Алар – иман китергән һәм күңелләре Аллаһны искә алу белән тынычланган кешеләр” (“әр-Рагъд” сүрәсе, 28нче аять). Безне бар итүче, төрле нигъмәтләрне бирүче Бөек Раббыбызның якын икәнлеген, һәр хәлебезне белеп торганлыгын һәм тел белән әйтмәгән, күңелдә йөрткән теләкләребезне белгәнлеген тоюыбыз, аңлавыбыз – безнең өчен иң зур көч һәм тынычлык ул.

Мөселман календаре, 2022 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев