Гали турында
Гыйбрәтле хикәя
Бер кешенен өч улы бар иде. Иң кечкенәләре Гали атлы. Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар бик пешкән татлы, сулы жимешлар иде.
Бернича сәгатьтән соң аталары, балаларын янына чакырып: «Алмаларны ни эшләттегез?» дип сорады.
Өлкән улы әйтте:
- Әти! Мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларын җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп алма агачы үстермәк буламын.
- Яхшы иткәнсең, улым! - диде атасы.
Уртанчы улы әйтте:
- Мин алмамны ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икан. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен дип дога кылдым.
Атасы аңа: «Яхшы иткәнсең, улым!» - диде.
Өченче улы гали атасына карап әйтте:
- Алманың яртысын ашадым... Атасы әйтте:
- Яртысын нишләттең? Гали куркып, кызарып әйтте:
- Күршебезнең улы Вәли авырып ята. Барып яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.
Бәрәкалла, улым! Син биграк тә яхшы иткәнсең! - дип атасы Галинең битеннән, күзлареннән үпте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев