Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Гафу сорауның хикмәте

Бу вәгазем гафу сорау тәртибе, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорауның хикмәтләре хакында булыр.

Тәбигыйн булган Хәсән әл-Басрига бер кеше килеп: “Бик фәкыйрьмен”, – дип зарланган. Ул аңа: “Аллаһы Тәгаләдән гафу сора”, – дип киңәш иткән. Икенче кеше: “Балам юк”, – дип гозерләнә. Аңа да җавап шул ук була. Өченче кеше: “Корылык быел, уңыш юк. Нәрсә эшләргә?” – дип сорый. Аңа да Хәсән әл-Басри: “Аллаһы Тәгаләдән гафу сора”, – ди.
Арадан берсе шаккатып әйтә: “Гозерләре төрле булса да, бөтенесенә бер җавап бирдең. Сере нидә соң моның?”
– Раббыбыздан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Ул – гөнаһларны гафу итүче. Җир йөзендә төрле кешеләр бар, дин буенча да без бик күптөрле. Аллаһы Тәгалә шушы үкенү, тәүбә юлына басучы һәркемгә рәхимле, шәфкатьле. 
Хәтерләсәгез, 2010 елны корылык булды. Гомумән алганда, корылыклы еллар да, тоташ яңгыр явып, иген уңышы аз булган еллар да кабатланып тора. Киләчәктә мондый хәлләр булмас дип берәү дә кистереп әйтә алмый, әмма күбебез җавап эзли. Ә җавабын Аллаһы Тәгалә безгә шушы сүрәдә ачык аңлата. 
Икенче әһәмиятле мәсьәлә – мал, байлык.  Аллаһы Тәгалә монда да юлны ачык күрсәтә: күбрәк, ешрак тәүбә итегез, истигъфар кылыгыз!
Бала алып кайта алмаучылар саны соңгы елларда күбәйде.
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин сезгә бик матур бакчалар һәм елгалар бирермен”, – ди. Тәүбә ишекләре ачык. Һәр кешедә фитри иман бар.  Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә ешрак, күбрәк тәүбә кылыйк. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 222нче аятендә әйтә: “Аллаһы Тәгалә тәүбә-истигъфар кылучыларны ярата”.
 Шуңа күрә бер-беребезне хөрмәт итик, тизрәк тәүбәгә килик, Аллаһы Тәгаләне яратып яшик.
Рөстәм хәзрәт Бакиров, 
Казанның “Гадел” мәчете имам-хатыйбы.

“Мөселманнар календаре”ннан алынды.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев