Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Дини лагерь эшли

Читтә яшәүче вәрәшбашлылар да балаларын лагерь вакытына туры китереп авылга кайтарырга тырышалар.

Вәрәшбаш авылы мәчете каршында ел саен дини лагерь эшли. Читтә яшәүче вәрәшбашлылар да балаларын лагерь вакытына туры китереп авылга кайтарырга тырышалар. Быел лагерь 17 июльдән эшли башлады. Аңа көн саен 38-40 бала ял итәргә килә. 

"Балалар иртән 9да иртәнге чәй эчәләр, төш вакытында кайнар аш ашыйлар. Уеннар уйныйлар, дини дәресләр укыйлар. Балаларны тәмле ризыклар пешереп Алия белән Миләүшә сыйлый. Дәресләрне Гөлсинә апа белән Тәзкирә апа алып бара. Сәхипҗан хәзрәт вәгазьләр укый. Уеннарны, иртәнге зарядканы Камилә, Нәргизә, Динара, Айгөл оештыра. Балалар авыл тарихы, аның күренекле кешеләре белән танышалар. Чишмә, күл, урман буйларына экскурсиягә йөриләр. Билгесез солдат һәйкәле янында булдылар. Лагерьда балаларны тукландыру өчен ризыкларны Розалия хаҗия алып килә", - хәбәр итә безгә Миләүшә Хәсәнова.

Миләүшә Хәсәнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев