Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Бисмилләh дәресләре

Вәрәшбаш мәчет-мәдрәсәсендә оештырылган “Әхлак hәм сәламәтлек яллары”на балаларым бик теләп йөрде. Үзем дә бик теләп оештыручыларга ярдәм иттем. Барлыгы 46 баланы җыйган яллар, чыннан да, бик күңелле, эчтәлекле узды. Физик яктан да файдалы булды, рухи яктан да балаларыбызны белемгә баетты.

Вәрәшбаш авылында мондый яллар 2004 елдан бирле оештырыла. Быел hава торышы да безнең яклы булды. Кайбер иртәләрдә яңгыр яуса да, балалар белән уйнарга чыгуга, ялт итеп кояшы да чыкты. Артык кызу да булмады. Балалар белән күнегүләр ясау, саф hавада уеннар уйнау үземә дә  бик күңелле булды. Барысы белән дә дуслаштык, таныштык. Балалар берсеннән- берсе матур, акыллы, шаян, барысы да бик актив булдылар!

Габдрахманова Розалия Ибраhим кызы Мөслимнән көн саен диярлек мичтән генә чыккан тәмледән-тәмле камыр ризыклары, сусыл җиләк-җимешләр, төрле чикләвекләр, как, конфет-печеньелар җибәреп кенә торды.

Бар ризык та хәләл, туклыклы булды. Корбан ите белән дә тәэмин итте ул безне. Аш пешерүчеләребез Миләүшә апа белән Алия балаларга аш, пылау пешереп ашаттылар. Иртәнге ашка да, төшке ашка да итле ризыклар булды. Авылдашыбыз Сәхбетдинов Заhир абый көн саен безгә шул ризыкларны, барлык кирәк-яракларны алып кайтып кына торды.
 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Фото - Айгөл Ситдикованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев