Беренче адымнар
Бу проект Мөслимдә алтынчы ел эшли. Биш ел эчендә әлеге курсларда 150дән артык кеше белем алган.
Мөслим мөхтәсибәте оештырган иң мөһим проектларның берсе – намаз укырга өйрәтү һәм ислам нигезләре белән таныштыруны максат итеп куйган “Ислам. Беренче адымнар” интенсив курсы эшли башлады. Проект мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаучыларга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус эшләнгән.
Укулар өчен “Һәркемнең тормышында аны үзгәртерлек вакыйгалар була” дигән девиз алынган һәм юкка гына түгел. Бик күп кешеләр өчен дин юлына басу – бик зур сынау. Тәвәккәллек, ниятләрнең нык булуы кирәк. Тормышны тагын да мәгънәлерәк итү өчен ясалган адымнар җиңелрәк бирелсен өчен үткәрелә әлеге курслар. Диндә гыйлем остаздан шәкерткә тапшырыла. Шуңа күрә дини гыйлем нигезләрен остаз белән уку бик мөһим. Биредә “Сира” (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы), “Гакыйдә” (иманның төп баганалары) фәннәре, тәһарәт, намаз, ураза, зәкәт түләү, хәләл, харам, хаҗ гамәлләре буенча гыйлем бирелә. Аның эчтәлеге ТР Диния нәзарәте тарафыннан расланган “Дини тәрбия программасы”на нигезләнә. Һәр дәресне хәзрәтләр вәгазь белән башлый. Шуннан соң хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым-аерым үз җенесләренә туры килгән кагыйдәләр буенча намаз уку тәртибен өйрәнәләр. Курсларда дәресләрне дини гыйлеме булган хәзрәтләр һәм хатын-кыз укытучылар алып бара. Мастер-класслар үткәрү, чәй эчеп, үзара фикер алышу, аралашу да планлаштырылган. Дәресләргә 14 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк балалардан башлап, намаз укырга өйрәнергә теләге булган барлык райондашлар килә ала.
Бу проект Мөслимдә алтынчы ел эшли. Биш ел эчендә әлеге курсларда 150дән артык кеше белем алган. Атнага бер тапкыр, якшәмбе көнне 15.00-17.00 сәгатьләрдә, биш атна рәттән, ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр Җәмигъ мәчетенә җыела. “Нәрсә ул Ислам? Исламның беренче баганасы” темасына үткән беренче дәрескә егермедән артык ир-ат һәм хатын-кыз килде. Курсларга йөрүчеләр биш дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә ала. Дәресләргә килүчеләрнең һәркайсына эш дәфтәре таратылды. Анда һәр мөселман кешесе өчен мөһим белем урын алган һәм ул бик аңлаешлы телдә бирелгән.
19 мартта проектны ябу тантанасы була. Бу көнне “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашу турында сертификатлар тапшырылачак.
Гөлназ Җәлилова
Фото Мөслим мөхтәсибәте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев