Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Әхлакны төзәтү

Пәйгамбәребез: «Үзара бәхәсләшкән вакытта, бер кеше ялган сүздән сакланса, аның өчен җәннәтнең читендә сарай (дворец) бина кылыныр. Бәхәс вакытында хак сүзне дә куйса (ягъни хак булып та әрләшүдән китсә), аңа җәннәтнең уртасында бина кылыныр. Бер кеше үзенең холкын гүзәлләштерсә, аңа җәннәтнең югары бер җирендә бина кылыныр», - дигән.

"Бәндәләр әхлакны төзәтү турысында тырышлык кылырга тиешле. Әхлак бозыклыгы ваба вә тагун кебек йогышлы хасталык (авыру) булып бөтен милләткә таралуы мөмкин. Дөньяда беткән, югалган вә Аллаһы Тәгаләнең ачуына очраган милләтләрнең һәрберсе әхлак бозыклыгы белән авырган кавемнәрдер. Коръән Кәримдә боларның хәлләре сөйләнә вә гыйбрәт итеп күрсәтелә.

Кайбер холыклар бертөрле кешеләр хакында яхшы вә гүзәл булсалар да, икенчеләре хакында начар булырга мөмкин.

Әхлакны төзәтү вә яшьләрне тәрбия итү турысында шушы ноктаны аерып белергә вә шуңа карап гамәл кылырга тиешле.

Мисал өчен бу урында берничә холыкны карап үтәбез:

1) Юмартлык.

Бу холык ирләр һәм, бигрәк тә, үзләре мал табучыларда гүзәл эш саналса да, ирләр тәрбиясендә торучы вә шуларның кул көче белән ризыкланып көн үткәрүче хатыннарда гүзәл холык түгел.

2) Мактау вә хөрмәтне сөю.

Олуглар өчен гүзәл холык саналмаган бу эш, яшьләр өчен гүзәл холык саналырга тиешле. Чөнки мактауны сөюче яшьләр үзләренең макталуларын күрү сәбәпле яхшы эшләргә ашкынулары, тырыш, гафиф вә гүзәл холыклы булулары мөмкин.

3) Зиннәт сөю.

Бу эш яшьләр, әдипләр, бигрәк тә, хатын-кызлар өчен гүзәл холык саналса да, галимнәр, фазыл вә камиллек әһелләре, заһид вә картлар өчен матур холык түгел. "Карчык яшь булырга теләде, хәлбуки, ике як та кипте вә арка бөкрәйде. Яшьлеген теләп хуш исле майлар сатучыга бара. Хуш исле майлар сатучы заман бозганны ничек төзәтсен соң?" кебек сүзләр зиннәт сөюче картлар хакында сөйләнгән". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе", 298нче хәдис)

Йә, Раббым, безгә тән сихәтлеген, җан тынычлыгын насыйп ит.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев