Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ДАИ

Спиртлы эчемлек кулланып - руль артына

Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручылар кимеми.


Районда спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр турында хәбәр итү өчен Телеграм-канал эшли. Төркем “Муслюмово пьяный водитель” дип атала. Алкоголь кулланган шоферлар турында мәгълүмат аноним рәвештә кабул ителә.
Бәйрәм ялларында әлеге канал аша ике машина йөртүче тоткарланды. Егетләр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш кабаттан руль артына утырган, өстәвенә алкоголь кулланганнар. “Ике машина йөртүче дә 5-10 тәүлеккә сак астына алынды. Райондашларыбызга карата җинаять эше кузгатылачак. Ел башыннан спиртлы эчемлекләр эчеп, руль артына утырган 32 шофер тоткарланды, шуларның икесе – хатын-кызлар” ,– ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото - "Татар- информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев