Чисталыкны бергәләп саклыйк
1 апрельдән республикабызда санитар-экологик икеайлык башланды
Ел саен үткәрелүче чисталык икеайлыгының әһәмияте зур. Аның төп максаты – әйләнә-тирәбезнең чисталыгын, халыкның эпидемиологик һәм экологик иминлеген тәэмин итү.
– Быел санитар-экологик икеайлык Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уза. Тарихи урыннарны, паркларны, хәрби каберлекләрне чистартуга һәм төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк. Экология һәм хәрби батырлык бер-берсеннән ерак тора кебек тоелырга мөмкин, ләкин бу ике юнәлешне Ватанга мәхәббәт, тарихка, өлкән буыннар хезмәтенә һәм туган җиргә хөрмәт берләштерә. Табитьне саклау ул – безнең хезмәт фронты. Бу юнәлештә башкарган эшләребез – ветераннарыбыздан безгә күчкән кадерле мирасны саклауга үзебездән өлеш кертү ул. “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм юк итү, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм экологик хокук бозуларны кисәтү буенча эшләр башкарылачак, – диде ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин журналистлар өчен узган брифингта.
Министрның беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, узган ел чисталык икеайлыгы кысаларында узган өмәләрдә 350 меңнән артык кеше катнашкан.
– Узган ел күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3890 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән 1362 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды. Өмәләрдә 8,5 мең техника эшләде, полигоннарга 334 мең куб. метр калдыклар чыгарылды, – диде ул һәм “Экояз” бәйгесенә старт биреләчәген дә билгеләп үтте.
Чисталык икеайлыгы районда өмәләр белән башланып китте. Күпчелек оешма-предприятиеләр үз территорияләрен җыештыра башлады инде.
– Район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү максатында, чисталык икеайлыгы игълан ителде. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм икеайлыкны нәтиҗәле үткәрү өчен оператив штаб төзелде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов. – Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә территорияләрне чистарту, төзекләндерү буенча өмәләр узачак, санкцияләнмәгән чүплекләр юк ителәчәк, чүп түгү урыннары тәртипкә китереләчәк. Эрозия куркынычы булган территорияләрдә, юл буйларында, су саклау зоналарында агачлар утырту да планлаштырыла. Үләт базларының торышын карап, аларны төзекләндерергә җыенабыз. Каты көнкүреш һәм биологик калдыклар (үләт базлары) полигоннарын тиешле таләпләргә туры китереп эксплуатацияләү, аларның әйләнә-тирәсен чистарту күздә тотыла. Зиратларны һәм геройлар истәлегенә куелган обелискларны, мемориаль ком-плексларны, сугыш ветераннарының каберләрен чистарту да игътибар үзәгендә булачак. Райондашларыбызны да ихата алларын, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән ишегалларын чистартуда актив катнашырга чакырабыз.
Әйләнә-тирәнең чисталыгы, матурлыгы һәркемнең күңеленә хуш килә. Тик табигатьне пычратучылар да, чүп түгүчеләр, корыган үләнгә ут төртүчеләр дә бар әле. Бер сыер бөтен көтүне пычрата, дип юкка әйтмәгәннәр. Күмәк көч белән ирешелгән чисталыкны һәм матурлыкны күрергә һәм сакларга өйрәник! Әби-бабаларыбыздан мирас булып калган Җир-анабызны рәнҗетмик!
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев