Халык әйтсә
Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр
Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.
Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса – арыш уңар, җылы булса - тары уңар.
Февральдә бәс күп булса – иртә җәйгә ишарә.
Тау башларында кар күп булса, җилзәк күп булыр.
Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңар.
2 февраль иртә белән кар – ашлыкның иртә чәчкәне уңар, кич белән кар яуса – соң чәчкәне уңар.
3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев