Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ураза тоту файдалы

АКШ галимнәре Рамазан аенда ураза тоту мөселманнарның сәламәтлегенә файдалы булуын исбатлаган.

Көндез су һәм азыктан тыелу диабет һәм бавыр симерү куркынычын киметә, ди алар. Галимнәр 30 көн дәвамында 14 сәламәт кешене 15 сәгать ураза тоттырган, ягъни аларга су һәм азык бирелмәгән. Сынауларда катнашучылардан уразага керер алдыннан һәм атна саен кан анализы алынган. Нәтиҗәләр шаккаткыч: ураза тотканда, канда инсулинга сизгер күзәнәкләргә йогынты ясаучы аксымнар арткан, организм шикәрне яхшырак контрольдә тота башлаган.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев