Сарык акылы
Кешеләр сарыкны акыллы хайванга санамый, тик юкка.
Кешеләр сарыкны акыллы хайванга санамый, тик юкка. Кембридж университеты зоологлары сарыкларның абстракт фикерләү дәрәҗәсен тикшергән. Нәтиҗәләр шаккаткыч — сарыклар төсләрне, геометрик фигураларны аера, 20 гә якын кешене таный, үзенең кушаматын истә калдыра. Иң гаҗәбе: безгә барысы да бертөрле булып күренгән иптәшләрен таный. Тупланган мәгълүматны сарык 3 елга кадәр исендә тота. Сарыкларда пространство хәтере дә яхшы үсеш алган. Алар өйгә юлны бик тиз өйрәнә, бу яктан маймыллардан ким түгел, ди галимнәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев