Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Китаптан агач үстерәләр

Һәр китапта агачны ничек утыртырга кирәклеген аңлаткан белешмәлек тә бар.

Китапны, дөресрәге, кәгазьне агачтан ясауларын мәктәп укучысы да белә. Моның күпме агач киселүен хәтта санап та торасы юк.. Аргентинаның  бер нәшрият йорты, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, «Агач — Китап — Агач» дип аталган проектны башлап җибәргән. Анда, укып чыкканнан, соң, җиргә күмәргә мөмкин булган китаплар чыгарыла. Ягъни укылган китаплар яңадан тишелеп агачка әверелә ала икән. Бу проект буенча 2015 елның мартында беренче балалар китабы дөнья күрде. Ул кислотасыз, җирдә таркала торган биологик буяулы хәрефләр белән басылган. Кулдан тегелгән китапның тышлыгына жакаранда агачы орлыкларын тыгып калдырганнар, һәр китапта агачны ничек утыртырга кирәклеген аңлаткан белешмәлек тә бар.

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев