Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Иң салкын боз

Бозның туңу варианты – берничә.

Кар турында

Чиста кар ашау өчен яраклы. Ләкин аны ашаганда, организмыгызны калорий белән баетуга караганда, энергияне күбрәк тотасыз.
Кар бөртекләре җырларга сәләтле. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми. Галимнәр туңган кристалларның суга кагылгач аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Сүз уңаеннан, бу аваз балыкларны бик ярсыта.
Бозның туңу варианты –  берничә. Иң салкыны булып Антарктика бозы исәпләнә, аның салкынлыгы 60 градуска җитә. Гренландия бозлыкларында бу күрсәткеч – минус 28 градус. Ә иң юка, уалучан боз 0 градуста була һәм аны Европа Альплары түбәсендә очратырга мөмкин.


Ни өчен аяк оеганда ул чәнчә башлый?


Бу – нерв рецепторларының реакциясе. Аякны ни өчен көзән җыеруын беләсезме?
Кан тамырлары кысылганга күрә шулай була ул. Кислород җитмәгәндә алар шулай эшчәнлекләрен туктатып тора, ә без моны “көзән җыеру” дип атыйбыз. Кан әйләнеше кире үз хәленә кйткач, рецепторлар да “уяна” һәм сигналлар бирә башлый. Көзән җыергач, аякның чәнчеп-чәнчеп алуы – әнә шул сигналлар инде ул.


Имзаң нинди

Еш кына култамгада сызык, түгәрәк, нокта яки башка өстәмә билгеләр күрергә туры килә. Монда да яшерен сер саклана. Имзаның озын сызык белән тәмамлануы әйтеп бетермәгәнлек, нидер яшерү билгесе икән. Соңгы хәрефнең түгәрәк яки ярымтүгәрәк рәвешендә сүз башына кайтуы башкарылган эштән һәм тормыштан канәгатьсезлекне белдерә. Дулкын сыман сызыклар кешенең башкалар белән уртак теле таба белүен, аралашу өчен бик кулай булуын исбатлый, ди галимнәр.

Фото– Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев