Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яңа ел төнен ничек каршыларга?

Киләсе яңа 2023 елны Кара Су Куян (Песи) елы диләр. Аның стихиясе – су.

Кытай календаре буенча кара Куян елы 60 елга бер генә була.
Кара Куян елы булганга күрә, өс киемендә өстенлекне кара төскә бирергә мөмкин. Юк, юк, кайгы төсе түгел, ә байлык, зәвыклылык төсе, дип ышандыралар безне. Кара киемне алтын, көмеш төсләр белән бизәп кисәгез, уңыш килергә тиеш икән. Ак яисә соры төстәге костюм да кияргә ярый. Куян гына түгел, ә Мәче елы да бит әле. Шуңа күрә өч төрле төсне кушып, зәвыклы итеп киенә белсәгез, бик яхшы булачак.
Карага күңелегез тартмаса, суның барлык төсләренә өстенлек бирергә була – зәңгәр, зәңгәрсу, ачык зәңгәр, куе зәңгәр, яшькелт-зәңгәр, фирүзә төсе, хәтта шәмәхә.
Ә менә яшел, кызыл һәм ком төсен кулланмаска кирәк икән. Куянга артык кычкырып торган төсләр дә ошамас.
Киемнең төсе генә дөрес булу аз, Яңа ел каршылаганда күлмәк-чалбарларыгыз үзегезгә ошаган һәм бик уңайлы булырга тиеш. Уңайлылык – Куянның төп таләбе! Яңа ел төненә образ уйлаганда өстенлекне гадилеккә бирегез, чөнки купшылык та артык булыр.
Өй интерьерында кызыл төс булмау хәерле икән. Бүлмәне бизәү өчен якты төсләрне, яшелне сайлагыз. Тере чәчәкләр, бүлмә гөлләре бар икән, бик әйбәт. Хайван принтлы җәймәләрне алып куеп торырга кирәк.
Ел хуҗасы “көндәш бар” дип уйламасын. Кәнәфи, диваннарга йомшак япкычлар алып җәегез, уңайлы, кечкенә
генә мендәрләр тезеп куярга була. Урын җайлы, уңайлы булуы белән үзенә җәлеп итеп торсын.
Ел хуҗалары икәү булганлыктан, өстәл сые куянга да, песигә дә хуш килергә тиештер. Балыкның төрлесе булсын: кыздырганы, тозлысы. Яшелчәләр дә кызганмагыз. Төп игътибарны кабымлык һәм салатларга бирергә була. Кунакларга төп сый итеп тутырылган тавык тәкъдим итәргә мөмкин.
Куян, Песи елы дип, якыннарыгызга тере хайваннар бүләк итәргә ашыкмагыз. Мондый төр бүләкләрне алдан сөйләшеп куеп кына алу яхшы. Хуҗабикәләр өчен – йорт кирәкяраклары, мәсәлән, рәсемнәр, вазалар әйбәт бүләк. Бүлмә гөле дә яхшы. Песи, куян формасындагы төрле вак-төяк тә ярый.
Гомумән, Яңа ел төнендә генә түгел, тормышта да балкып яшәгез!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев