Кайбер үсемлекләр кешегә зыян сала
Берәрсендә матур гөл күрү белән аны үзебездә булдырырга телибез. Кайбер үсемлекләрнең кешегә зыян сала алуы турында башыбызга да килми. Әлбәттә, бу ырымнарга ышану-ышанмау үзебездән тора.
Үрмәгөл (плющ) халык телендә «ирләрне куучы» дип йөртелә. Әлеге үсемлекнең энергетикасы салкын. Әгәр ир белән хатынның мөнәсәбәтләре болай да бик җылы түгел икән, ул ике арадагы салкынлыкны көчәйтә генә. Традесканция, аспарагус, гомумән, барлык үрмәле гөлләр дә кешегә тынычсызлык китерә.
Монстера — эре яфраклы зур лиана. Күләгәгә чыдам, теләсә нинди температура режимына яраклаша ала. Бик матур булса да, өйдә үстерү өчен яхшы гөл түгел. Монстера — чын энергетик вампир. Монстера үскән өйдә яшәүчеләр ешрак авырый, үлүчеләр дә була. Бигрәк тә энергетик яктан бик сакланмаган катлауга — балалар һәм картларга — куркыныч яный.
Бик зур үскән фикус актив иҗади кешене ялкауга чыгара.
Туя һәм кипариста яшерен авыр энергетика туплана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев