Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Гипноз. Нәрсә ул?

Борын-борыннан ук кешелек гипноз серләре белән кызыксынып килгән.

Гипноз. Нәрсә ул?

 Егерменче гасыр башында галимнәр гипнозның өлешчә йокы икәнлеген һәм ул йокы вакытында  мидәге кайбер нерв күзәнәкләренең билгеле бер ярсыткыч, мәсәлән (сүз, хәрәкәт), тәэсиренә “җавап бирү” хәлендә булуын ачыклаганнар. Гипноз белән дәвалаучы врачлар организмның менә шушы үзенчәлегенә таянып эш итәләр дә инде.

Гипноз кешене тәэсир итү аша дәвалау дигән сүз. Шуңа күрә гипнотерапевт һәр авыруның шәхси үзенчәлеген, нинди психологик сәләттә яшәвен белеп, аңа гына ярашлы тәэсир ясый. Шулай да баш авырту, йокысызлык, тән кычыту кебек чирләр белән җәфаланган кешеләр дә аның савыктыру көчен уңай бәялиләр.

Соңгы елларда врачлар гипнотерапия ысулы белән бронхиаль астма, башлангыч чордагы гипертония, тотлыгу, аллергия, тире һәм, хәтта аерым очракларда параличлану кебек авырулардан да уңышлы гына дәвалап киләләр. Җенси эшчәнлеге бозылган ир һәм хатыннарга гипноз бигрәк тә ярдәм итә.

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев