Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Гемоглобин түбән булганда

Канда гемоглобинның түбән булуы азканлылыкны китереп чыга­рырга мөмкин.

Гемоглобин куе эритроцит массасының 95% ын алып тора, канның бөтен массасында ул 13% тәшкил итә. Кайбер очракларда гемоглобин, бигрәк тә азканлылыкның авыр формасы булганда, 20% ка һәм аннан да түбән төшәргә мөмкин.

Гемоглобинның түбән булуы аның составына кергән тимернең организмда җитешмәвеннән килеп чыга. Моның белән азык аша тимерне аз кабул иткән һәм организмы тимерне начар үзләштергән кешеләр интегәләр. Бигрәк тә, эчәкләр яки ашказанына операция ясаганнан соң, гепатит, энтероколит, инфекцион авырулардан соң, хатын-кызның йөклелек чорында организмда тимергә мохтаҗлык арта.

Организмда тимер җитешмәгәндә чәч коела, тырнаклар тиз сынучанга әйләнә, очлары икеләнә. Кызларның гемоглобин түбән булганда, күремнәре регуляр килмәскә, я бөтенләй туктарга мөмкин.

Дәвалану максатында күбрәк ачык һавада йөрергә, җылы ванна, душ кабул итәргә, салкын, юеш сөлге белән тәнне ышкырга, кыскасы чыныгырга кирәк. Табиб күрсәтмәсе нигезендә, организмда тимер җитешмәгәндә, кислоталылык түбән булганда тоз кислотасы, ягъни хлорид кислотасы һәм пепсин эчәргә мөмкин.

Ит ризыклары, балык, бавыр, ашаганда гемоглобин тизрәк күт­әрелә. Аксым һәм витаминнарга, тимергә бай булган алма, чөгендер, карлыган һәм гранат кебек җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев