Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Эт тешләсә

Теге яки бу хәлдә этнең үз-үзен тоту үзенчәлекләрен белеп тору хәерле.

Үзләренең гасырлар буена барлыкка килгән психологиясе буенча этләрнең беренче карашка гап-гади гамәлләрне дә агрессия дип кабул итүләре мөмкин. Кемнеңдер үзенә кычкырынуын һәм селтәнүен иң юаш эт тә ошатмас, шунда ук тешләрен ыржайтыр.

Ят этләр белән очрашканда - йорт этеме ул, урамныкымы - шуны истә татарга кирәк: ят эткә якын килмә, орынма, кул сузма, сыйпама, куркытма, кычкырма, кума! Шуны истә тот - этнең күзенә туры карарга ярамый. Хайваннар дөньясында күзгә туры карау һөҗүм итүгә җыену билгесе буларак кабул ителә. Аларда “беренче булып һөҗүм итү” инстинкты кузгала. Күзеңне читкә бордыңмы - эт синнән әшәкелек көтми.

Ризык - эт өчен изге нәрсә. Ул бары тик аныкы, шуңа күрә бу мәлдә үз янында ятлар булуына түзми. Ашау белән мәшгуль этне урап узу хәерле.

Яныңа ят эт килеп туктадымы - туктап кал. Кьчкырма, куып җибәрергә маташма. Иснәр дә китеп барыр - иснәү аның өчен мәҗбүри гамәл, шуңа килгән дә инде ул. Йөгерергә ярамый! Югыйсә, куып тотып ыргылыр.

Шулай да эт һөҗүм итәргә җыенса, кулыгызны алга сузыгыз. Өлгерсәгез, киемегездән нәрсә белән булса да кулыгызны чорнагыз. Яраларны киметер бу. Кулыгызны капкан икән, аны тартып алмагыз, киресенчә, эчкәрерәк тыгыгыз. Бу исә этнең тешләү көчен киметер, яралар бик үк ертык булмас. Эт ешрак кулны, балтырны тешли. Эт селәгәе ярада инфекция үрчүенә китерә.

Эт тешләгәч, кан күп акмаса, кан агуны туктатырга ашыкмагыз. Кан белән бергә ярадан эт селәгәе, димәк, микроблар да чыга, эренләү, котыру авыруы йогу куркынычы кими.

Җәрәхәтне сабынлы су белән юыгыз (кер сабыны яки бактериягә каршы махсус сабын яхшырак, исле сабын да ярый), сабын суы котыру вирусын юк итә. Җәрәхәтне 3 процентлы водород перекисе эретмәсе белән дә эшкәртергә мөмкин. Моңа спирт, одеколон һәм йод яраксыз - яра акрынрак төзәлергә мөмкин, ченки алар тукыманы яндыра. Ә менә җәрәхәт тирәсен 5 процентлы спиртлы йод эремәсе белән эшкәртү файдалы.

Аннары җәрәхәтне үтә чиста марля белән бәйләргә дә якындагы медицина учреждениесенә барырга кирәк, хәтта йорт эте тешләсә дә. Җәрәхәтне белгеч эшкәртә. Җентекләп һәм белеп эшкәртелмәсә, тупас җәйләр гомер буена калырга мөмкин. Үлемгә китерүче котыру авыруыннан дәвалауның нәтиҗәле ысулы табылганы юк әле. Моннан йөз еллар элек кебек үк,  котыру авыруы башланган кеше һичшиксез һәлак була. Шулай итеп, җәрәхәтнең тиз тезелүе аена түгел, зыян күргән кешенең гомере дә белгечкә уз вакытында мөрәҗәгать итүдән бәйле.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев