Бала туганнан соң 4380 сәгать йокы җитми
Ата-аналар өчен 10 кызыклы һәм мөһим факт
Әни авырса яки аның берәр органы авырта башласа, карындагы бала әнисенә кирәкле күзәнәкләрне җибәрә. Шул рәвешле әнисен терелтә.
Яңа туган балада тәм тою рецепторлары олы кешенекенә караганда өч тапкыр күбрәк.
Неврологлар нарасыйлар берничә ел төш күрми, дип исәпли.
Галимнәр фикеренчә, бала беренче айларында дөньяны аклы-каралы төсләрдә генә күрә.
Туганда бала организмында бер бактерия дә булмый.
Балаларда сөякләр саны, зур кешенекенә караганда, 60ка күбрәк.
Яңа туган баланың каны бер чынаякка сыярлык кына була.
Туганда баланың тез капкачлары булмый һәм аларның формалашуы алтынчы айда гына тәмамлана.
Статистика буенча, яңа туган 100 кыз балага якынча 105 малай туры килә.
2013 елгы тикшерүләр күрсәткәнчә, баланы күкрәк сөте белән имезү хатын-кызларда Альцгеймер чире барлыкка килү мөмкинлеген 22 процентка киметә.
Бразилиядә әниләр, үзләре имезә алмаган очракта, баланы ана сөте белән туендыру үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Яшь ата-аналарга бала туганнан соң беренче ике елда сәламәт йокы өчен 4380 сәгать (якынча 6 ай) вакыт җитми.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев