Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 еллларда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.
1989 ел, 31 январь
Тырышалар
Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә игътибар зур. Киров исемендәге колхоз җиренә урнашкан 331 гектар участогыбыз бар. Узган ел аннан яхшы гына уңыш алдык. Быел да сынатмаска исәп. Шул максаттан техниканы ремонтлауга омтылабыз. Мастерларыбыз И.Арсланов, Ф.Садретдинов, И.Миннеразиев, В.Миркасыймов һәр сәгатьнең кадерен белеп эш итәләр. Алар җитәкчелегендә ремонт белән шөгыльләнүче 62нче һәм 72нче группа егетләренең хезмәте мактауга лаек. Тиздән үзләре утырасы техниканың кырга чыккач ватылуына юл куелмасын өчен тырышалар алар.
И.Морзаханов, СПТУ-94нең тәҗрибә участогы управлющие
Сәхифәне Наилә Сәлахова алып бара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев