Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Мөслимдә бу көнне

Бу рубрикада Мөслим районында 1989 елда булган вакыйгаларга күзәтү ясала


1989 ел 19 январь

Культура тормышы

Безнең Тат. Бүләр авылында культура хезмәте күрсәтү үз югарылыгында дип һич арттырмыйча әйтерлек. Авыл уртасында урнашкан культура йорты һәркемне үзенә дәшеп тора. Ул колхозчылар көче белән салынды. Культура йортының икенче катында яшь парларны никахлаштыру уза. Соңгы ике елда 29 пар тантаналы шартларда язылышу таныклыгы алды.
Авылдашларның ялларын күңелле үткәрү өчен киномеханик З.Нуретдинов намуслы хезмәт күрсәтә.
Комсомолның 70 еллыгына багышланган кичә дә күңелләрдә саклана. Культура йорты директоры А.Мирзаянов та үзебезнең авыл егете. Эшендә тынгысыз, эзләнә, яңалыкка омтыла. Культура йортында һәрчак җылылык, чөнки күңелле ял итү өчен бөтенесе дә бар.


Т. Фазуллин, “Урожай” колхозының баш агрономы.


Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев