Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Мөслимдә бу көнне

Бу рубрикада Мөслим районында 1989 елда булган вакыйгаларга күзәтү ясала

1989 ел 14 январь

“Трудовик” совхозының “Маяк” стена газетасыннан

Узган ел уңышлары бездә шактый. Әйтик, бер миллион сумлык төзелеш эшләре башкардык. 150 йортка газ кертелде, 100 квадрат метр мәйданлы кибет сафка басты. Тойгельде бүлекчәсендә Польшадан кайтарылган орлык киптерү агрегаты җиһазланды, 400 терлеккә исәпләнгән җәйге лагерь төзелде.
Киләчәккә дә исәп сынатмаска. Планнар зурдан.
Мәсәлән, Игенче авылында газ кертү күздә тотыла. 60 авыл хуҗалыгы машинасы сыярлык гараж төзеләчәк.
Юлларны асфальтлауга зур игътибар биреләчәк.


Р. Шәймәрданов.

Күрсәткечләр яхшыра

“Нектар” совхозы терлекчеләре уникенче бишьеллыкның дүртенче елын сөт җитештерү һәм хәзерләүдә уңышлы башлап җибәрделәр. Бүген хуҗалык буенча һәр сыердан савым 8,8 килограмм тәшкил итә. Бу – узган елның шул көнендәгедән 1,1 килограммга күбрәк.
Максатчан эш нәтиҗәсендә сыйфат күрсәткечләре дә яхшыра. Әйтик, сөтне 3,84 процент майлылыкта сатабыз. Җитештерелгән продукциянең 90 проценты дәүләткә тапшырыла.


З. Хәбибуллина, баш бухгалтер.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев