Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Гамьсезлеккә чик куелсын

Бу көнне . 1989 ел 15 июнь.

Билгеле булганча, агымдагы ел уңышын югалтуларсыз ташу максатында автомобиль юллары төзү һәм ремонтлау буенча икеайлык игълан ителгән иде. Бу юнәлештә халык депутатларының район Советы башкарма комитеты тарафыннан киңкырлы хәзерлек эшләре күрелде, хуҗалыкларга һәм оешмаларга конкрет заданиеләр җиткерелде. Әйтергә кирәк, күпләр бу мөһим эшкә зур җаваплылык белән кереште. “Урожай”, “Правда”, “Алга”, М. Горький исемендәге колхозлар, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы эшне әнә шулай башлап җибәрделәр. Нәтиҗәдә юлларны төзекләндерү уңышлы дәвам итә. “Нектар” совхозына баручы юлның аеруча начар булуын искә алып, аны ремонтлауга РАПОның ремонт-техника предприятиесе беркетелгән иде. Коллектив эшне тиз һәм сыйфатлы башкара.

И.Мөбәракова.


Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев