Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Чәчтарашлар көне

Бүген һөнәри бәйрәмнәрен тарак һәм кайчы осталары — чәчтарашлар билгеләп үтә.

13 сентябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен тарак һәм кайчы осталары  — чәчтарашлар билгеләп үтә.

Моннан тыш, шунысын да әйтергә кирәк, әлеге һөнәр ияләре берничә һөнәри бәйрәмне билгеләп үтә: Халыкара матурлык көнен, һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көнен.

Эш шунда ки, совет чорында чәчтарашханә хезмәт күрсәтү өлкәсе химчистка яки ремонт остаханәсе кебек гади хезмәт булып саналган. Хәзерге вакытта хәл бөтенләй башкача: заманча чәчтараш, аеруча югары класслы, һөнәрче түгел, ә сәнгать кешесе. Шуңа күрә аларның һөнәри бәйрәмнәрен һәм матурлык көнен билгеләп үтүләре гаҗәп тә түгел.

Бүгенге көндә, кайбер мәгълүматларга караганда, Россиядә 70 меңгә якын чәчтараш һәм матурлык салоны бар, һәм аларның саны арта бара.

Беренче профессиональ чәчтарашлар борынгы Мисырда барлыкка килгән дип санала. Алар, нигездә, фиргавеннәргә һәм аларның хатыннарына хезмәт күрсәткән: чәчләрен буяганнар, кискәннәр, катлаулы прическаалар ясаганнар. Борынгы Мисыр чәчтарашларының хәтта заманча пәке һәм кайчыга ошаган махсус кораллары булган.

Беренчесалоннар " борынгы Грециядә барлыкка килгән. Затлы ханымнар монда чәчләрен һәм  тырнакларын тәртипкә китерә алганнар.

Ә менә катлаулы биек прическалар урта гасырда Франциядә барлыкка килә. Аларны ясау өстендә, кагыйдә буларак, бер төркем кеше эшли.

Чәчтараш һөнәре үсешендә яңа этап XIX гасыр ахырында, чәчтараш сәнгатенең беренче профессиональ мәктәпләре барлыкка килгәч, башлана. Аны бетергәннәргә  хәтта рәсми дипломнар да бирелә.

Хәзерге вакытта бу көнне матурлык салоннарында чәчтараш сәнгате осталары мастер-класслар һәм семинарлар үткәрәләр, төрле профессиональ конкурслар һәм тематик чаралар да оештыралар.

 Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев