Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар чагыла.
11 ноябрь
Хезмәт җиңүе якыная
“Маяк” колхозының сөтчелек фермалары эшчәннәре шушы көннәрдә дәүләткә продукция сатуның еллык халык хуҗалыгы планын үтиләр. Алар хәзерләүләр пунктларына 15250 центнердан артык сөт тапшырдылар инде. Аның иң зур күләме – Шуган фермасы терлекчеләре исәбендә. Бу коллектив узган ун айда ук 9061 центнер продукция җитештерде, һәр сыердан 2517 килограмм сөт савып алуга иреште. Савымчылар ярышы башында атлаучыларның да күпчелеге биредән. Мәсәлән, В. Жданованың ун айлык күрсәткече – 2931 килограмм. А. Волкова һәм
А. Коткованың да быел өчмеңле чикне яулаячакларына ныклы нигез бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев