Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана.
24 октябрь
Иртәдән кичкә кадәр
“Алга” колхозының чөгендер плантациясендә эш тукталмый. “Мул уңышның бер генә тамырын да югалтмыйча дәүләткә тапшырырга!” – алгалылар әнә шундый девиз астында эшлиләр. Хезмәт күтәренкелеге көннән-көн кыза. Чимал әзерләп торучылар һәм ташучылар аруны, ялны белмичә, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр. Мондыйлар исәбенә Ф. Шанкаева, Н. Закирова, М. Шиһапов, М. Гыйниятуллинны һәм башка бик күпләрне кертергә була. Чөгендер кисүчеләр иртә таңнан кичке караңгыга кадәр – басуда, ә шоферлар – юлда. Дәүләткә 11360 центнер татлы тамыр озатылды.
Ә.Җиһангирова, бухгалтер.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев