Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.

22 июнь
Комплекс эштә
Терлек азыгы әзерләү буенча удар айлык план-заданиеләрен үтәү өчен барган көрәштә ипатовлылар методын киң кулланып, терлек азыгы туплауны тулысынча махсус комплекс көче белән башкарабыз. Берничә көн хуҗалыкта сенаж әзерләү бара. Сенаж өчен культуралы көтүлектән күпьеллык үлән чабып алына. Анда җитәкчесе Дәниф Шакирҗанов булган звено (составында 5 агрегат) эшли. Җыйнау звеносы белән Рәис Шәмсиев җитәкчелек итә. Ә Зөлфәт Хәбиров звеносы чабылган массаны сенаж башнясына өзлексез китереп тора. Оператор Альберт Замановның эшне оста оештыруы нәтиҗәсендә бу масса барлык таләпләргә туры китереп башняга тутырыла. 900 тонна сыйдырышлы бу башня инде яртылаш салынды.
Ф.Фәррахов, “Правда” колхозы.

Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев