Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елдагы вакыйгалар турында языла
6 июнь. Җәйләүдә семинар
2 июньдә “Урал” колхозында сыерларны җәйләүдә асрауга багышланган семинар булды. Анда колхоз председательләре, совхоз директорлары, авыл советлары башкарма комитеты председательләре, баш зоотехниклар һәм ветврачлар катнашты. Семинарда рай-он авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы З. Кадыйров терлекләрне җәйге лагерьда асрау һәм аларны азык белән тәэмин итү технологиясе турында сөйләде. Семинар эшенә КПСС райкомының беренче секретаре Р. Хәбибуллин йомгак ясады.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев