Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 ел вакыйгалары турында языла.
8 май
Фронтовик шофер
Шоссе буйлап йөк машинасы килә. Кузовта утыручылар үзләрен бик иркен тоталар, күрәсең, алар бу машинага беренче тапкыр гына утырмаган. Руль артында XXII партсъезд исемендәге колхозның машина йөртүчесе Григорий Глухов булганда, курыкмыйча йөрергә мөмкин. Чөнки Григорий агай – тәҗрибәсе зур булган, үзенең эш карьерасын Бөек Ватан сугышы елларында башлаган югары квалификацияле машина йөртүче. Быел Григорий Глуховка 60 яшь тулды. Авылдашлары аны лаеклы ялга озаттылар, колхоз идарәсе истәлекле бүләк тапшырды. Хәзер аның вахта машинасы хуҗалык эчендәге юллар буйлап йөри, ул механизаторларны басуга алып килә һәм алып кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев