Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар турында языла.

14 декабрь ЗВЕНОЛАР ЭШТӘ

М. Горький исемендәге колхоз игенчеләре киләсе ел уңышы турында җитди кайгыртучанлык күрәләр. Чәчүлек материал хәзерләү буенча өч звено төзелде. Октябрь бригадасындагы звено членнары аеруча нәтиҗәле эшлиләр. Бу хезмәттә инде шактый бай тәҗрибә туплаган Риф Хафизов ТГ-150 һәм ОС-4,5 орлык киптерү һәм калибрлау агрегатларының ватылуларсыз эшләвен тәэмин итә. Звено членнары Г. Исламова, Ф. Фәхретдинова, пенсионер Ш. Шәрипова, Х. Латыйпова иптәшләр дә өлгерлек күрсәтәләр. Хәзер звено югары кондициягә китерү максаты белән 2600 центнер борчакны кабат калибрлауга кереште.

Х. Вәлиев, баш агроном.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев