Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.


1970 ел, 19 декабрь

Пионервожатыйлар семинары

Күптән түгел Күбәк урта мәктәбендә районыбыз мәктәпләренең өлкән пионервожатыйлары семинары булды. Семинарда ВЛКСМ райкомының мәктәпләр бүлеге мөдире К. Хөснетдинова “Татарстанда пионер хәрәкәтенең төп этаплары” турында доклад ясады. Доклад буенча фикер алышуларда өлкән пионервожатыйлар Р. Нуруллина (Күбәк урта мәктәбе), Р. Әсәдуллина (Баек сигезьеллык мәктәбе), И. Кашапова (Горбуновка сигезьеллык мәктәбе) иптәшләр катнашты. Семинарга килүчеләр Күбәк урта мәктәбенең пионер эше белән дә таныштылар.
Ф. Йосыпова

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев