Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.


1970 ел 15 октябрь


1970 ел 20 октябрь

Оешкан төстә

Безнең Тойгелде элемтә бүлекчәсе коллективы киң җәмәгатьчелек ярдәме белән 1971 ел өчен газетажурналлар таратуны оешкан төстә алып бара. Элемтә бүлекчәсе буенча 2500 сумлык 860 данә газета-журнал таратылды.Совхоз эшчеләре Г.Фәттахов, Ф. Нәбиуллин, Р.Шакирова, Я.Ризванов иптәшләр 7-8 төрле, 1725шәр сумлык  вакытлы матбугатка язылдылар.
М.Идиятуллин, элемтә бүлекчәсе начальнигы.


Укытучы, агитатор, яшьләр җитәкчесе

Гөлзада Арсланова Түбән Табын сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Үзенең төп эшен башкару белән беррәттән Тегермәнлек товарлыклы-сөтчелек фермасында агитатор да.
Гөлзада мәктәп комсомол оешмасы секретаре, “Комсомол прожекторы” члены. Хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә ул коллективта һәм авыл халкы арасында ихтирам казана.


Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев