Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана.

27 июнь
Кырларда хезмәт шавы
Матур булып тишелде бездә игеннәр. М.Горький исемендәге колхоз членнары чәчүлекләрне тәрбияләүне дәвам итәләр.  Артельдәге 77 гектар шикәр чөгендерен сирәкләү эше төгәлләнде. Бу эштә чөгендер игү звеносы җитәкчесе Илшат Нуруллин күп тырышлык куйды. Чөгендерне ул үзе чәчте, үзе эшкәртте. Беренче бригада механизаторлары 140 гектар мәйданда кукурузның рәт араларын эшкәртеп бетерделәр. Колхоз членнары азык кишерен сирәкләүне оешкан төстә алып баралар. 
Ф.Гыйздәтов, 
агроном.

 Икесе дә уңганнар
М.Горький исемендәге колхозның Әндереш авылы халкы ике туган Мәрфуга белән Мөнирәне ихтирам итәләр. Мәрфуга Бадыйкова сатучы булып эшли. Ул сатып алучыларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала, сорауларын канәгатьләндерергә тырыша. Сеңлесе, хат ташучы Мөнирә дә эшендә сынатмый. Газета-журналларны, хатларны, пенсия-пособиеләрне адресатларына вакытында китерә. Берничә тапкыр инде авылдашлары аны авыл Советына депутат итеп сайладылар.
Г.Хәертдинов, 
пенсионер .

Сәхифәне Наилә  Сәлахова әзерләде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев