Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1970 ел
28 май

Механик саву осталары

Механик саву буенча конкурс “Маяк” колхозы җәйләвендә үткәрелде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урында “Маяк” колхозының II класслы савымчысы Александра Коткова. Ул 100 мөмкинлектән 89 балл җыйды. Икенче һәм өченче урыннарга шулай ук “Маяк” колхозы савымчылары Гөлсинә Латыйпова белән Капитолина Горбунова чыкты. Аларга Почет грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды.
И. Әсхәтов.
Намуслы хезмәт ит!
Безнең авылда комсомолец-яшьләрне Совет Армиясе сафларына хөрмәтләп озату традициягә кереп китте. Тракторчы-комсомолец Клим Тазовны да быел шулай хөрмәтләдек. Авыл халкы митингка җыелды, хәрби хезмәткә китүчегә авылдашларының наказ язуы тапшырылды. Колхоз комсомол оешмасы исеменнән Климга истәлек бүләге ташырылды.
Р. Романов.
30 май Традицион турнир Мәгариф работниклары профсоюзының  район комитеты шахмат турниры үткәрде. Узган елгы ярышларда беренчелекне район мәгариф бүлеге мөдире Васыйл Гайфуллин алган иде.
Быел Күбәк урта мәктәбе директоры Диктат Галивка тиңнәр булмады. Икенче урынны Мөслим урта мәктәбеннән Фаил Ханов яулады. Өченче урынны В. Гайфуллин алды.
М.Гомәров.
Зур уңышлар сезгә!
Исәнсеф авылы клубында район культура йорты каршында оештырылган агитбригада членнары чыгышы булды. Ул концерт тирән һәм бай эчтәлекле иде. Л.Борһанов җитәкчелегендәге бу агитбригада авыл халкында җылы тәэсир калдырды. Эчтәлекле концерт күрсәткәннәре өчен авыл халкы аларга рәхмәт белдерде.
Ә. Хаҗиева.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

Фото Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев