Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.


1970 ел, 8 октябрь

Төгәлләнде!

”Кызыл Октябрь” колхозы хезмәтчәннәре 105 гектарда бәрәңге алуны төгәлләделәр. Уңышны җыеп алу механикалаштырылган ысул белән барды. Уңыш та мул булды, һәр гектардан уртача 120-125 центнер бәрәңге җыйнап алынды. Киләсе ел уңышы өчен 3200 центнер бәрәңге орлыгы салып куйдылар.

М. Шәрипов, бригадир.

Зур рәхмәт

Мөслим урта мәктәбе укучылары карт, ярдәмчесез һәм авыру кешеләргә йорт эшләрендә булышалар.
IX татар классы укучылары (класс җитәкчесе Әнисә Салихова) белән килеп, киселми яткан утыныбызны кисеп тә, ярып та бирделәр. Безгә – пенсионерларга шундый зур ярдәм иткән өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, нык лы сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез.

Мәрфуга, Газизә Хисмәтуллиналар.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев