Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1970нче елларда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

21 июль

Рухланып

КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы карарлары белән рухланган Сөякәй сөтчелек фермасы савымчылары көнгә һәр сыердан 11,7шәр  килограмм сөт савып алалар. Ф. Гатина, Р. Нургалиева иптәшләр ул санны 12,4 - 12,6шар килограммга җиткерделәр. Алар бу күрсәткечләргә  үз хезмәтләрен яратып башкару, сыерларны зоотехник таләпләргә туры китереп тәрбияләү нәтиҗәсендә ирештеләр.

 Яңа моң, яңа җыр мәңгелеккә юлга чыга

“Мөслим тугайлары”, Сара апа Садыйкова үзе әйткәндәй, башта күп тапкырлар аның үз күңелендә, үз йөрәгендә яңгыраса, Мөслимдә ул беренче кат Олы Чакмак авылы клубында  яңгырады. Рафаэль Ильясов җырлады, баянда Алмаз Имаев уйнады, ә автор үзе йөрәге белән дирижерлык итте. .. Аннары Тойгелдедә һәм Югары Табында, Крәш.Шуранда һәм Усыда, Сал.Муханда һәм Метрәйдә...

Һәм бүген без меңәрләгән укучыларыбызга яраткан районыбыз турында  әле генә туган яңа җырны тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев