Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1970 нче еллардагы сәхифәләр яңартыла

1970 ел

26 март

Җырчылар конкурсы

Метрәй сигезьеллык мәктәбе укучылары “Үз ялыбызны үзебез оештырабыз” девизы астында һәр атна саен күңелле кичәләр үткәрәләр. Күптән түгел җырчылар конкурсы уздырылды.  Анда V-VIII класс укучылары арасында беренче урынны Л.Заянова, икенче урынны Л.Шәрифуллина, өченче урынны Р.Ногманова алды.  

Л.Шәрифуллина

Читтә калмыйлар

Безнең Мөслим авыл Советына караган авыллардагы хуҗалыкларда узган ел 500 баш мөгезле эре терлек булса, хәзер аларның саны 550 башка җитте. Шулардан чыгып, безнең авыл Советына хуҗалыклардан җыеп 350 центнер сөт, 90 центнер ит, 180 мең данә йомырка, 31 центнер йон сатарга план җиткерелгән.

И.Галиев, авыл Советы председателе

28 март

27 мартка район колхозларында  һәм совхозларында 2581 гектар мәйданда уҗым тукландырылды, 44038 центнер орлык һавада җылытылды, шуның 11079 центнеры агуланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев