Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Байрак бездә калыр

Узган гасырның декабрь ае яңалыклары

22 декабрь

Байрак бездә калыр

Вахитов исемендәге колхоз савымчылары елны удар хезмәт белән тәмамлый. КПСС өлкә комитеты, ТАССР Министрлар советының һәм профсоюзлар өлкә советының күчмә Кызыл байрагы бирелү Тегермәнлек нәсел фермасы коллективының хезмәт дәртен тагын да көчәйтте.

Ф.Хөсәенова.

Авыл советлары өлеше

Шәхси хуҗалыклардан терлек сатып алуның еллык планын Мөслим, Баланлы, Мәлләтамак, Михайловка, Симәк, Баек авыл советлары 125-179 процентка үтәде. Сөт хәзерләү буенча Октябрь авыл советы җиңде. Йомырка хәзерләүдә Түбән Табын, Михайловка, Мөслим, Тойгелде, Исәнсеф, Әмәкәй, Баек авыл советлары яхшы эшләде.

М.Шәйхигалиев, авыл хуҗалыгы  продуктлары хәзерләү  һәм сыйфат буенча дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев