Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

6 ноябрь. Куанычлы хәбәр

“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы терлекчеләре бәйрәм алды көннәрендә зур җиңүгә ирештеләр. Кабул итү пунктына пландагы 17900 центнер урынына 17980 центнер сөт тапшырылды. Еллык планны срогыннан алда үтәүгә шәхси хуҗалыклар да өлеш кертте. Бу сектордан 850 центнер продукция хәзерләнде. Игенче бүлекчәсе терлекчеләренең хезмәте аеруча мактауга лаек. Алар һәр сыердан 2850 килограмм сөт савып алдылар. Савымчылар Ф. Мөхәммәтҗанова, Н. Галиева, Ә. Хәерова иптәшләр бу күрсәткечне 3580-3010 килограммга җиткерделәр.

М. Галиев, партком секретаре.

Фото – «Мөслим-информ»

 


Нет комментариев