Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
2 ноябрь. Ярыш алдынгылары
К. Маркс исемендәге колхоз терлекчеләре бәйрәм алды көннәрендә сөт муллыгы өчен көрәшне көчәйттеләр. Барлык фермаларда да азык кухнялары тоткарлыксыз эшли. Бу исә сыерларның рационын баетырга мөмкинлек бирә. Хуҗалыкта сыерлардан үрчем алу, аны саклап үстерүгә игътибар артты. Октябрь аенда, мәсәлән, 68 бозау алынды. Фермалар арасындагы социалистик ярышта Сикия товарлыклы-сөтчелек фермасы алда бара. Биредә һәр сыердан көнлек савым 6,4 килограмм тәшкил итә. Савымчы Ф. Шакирова ярыш маягы булып тора. Ул узган айда һәр сыердан 254 килограмм сөт сауды.
Ә. Зәкиева.
Фото – «Мөслим-информ»
Нет комментариев