Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
5 август. Борчакны тиз тоттык.
Совхоз механизаторлары 280 гектар мәйданда борчак суктыруны төгәлләделәр. Комбайнчылар И.Латыйпов, М.Гыйльфанов, Т.Галиев, И.Фәррахов, З.Баһауов, А.Гыйльфанов иптәшләрнең һәркайсы 471-328 центнер ашлык суктырып алды. Хәзер арыш теземнәрен җыеп суктыру бара. Бу эш 100 гектардан артык мәйданда башкарылды инде. “Колос” комбайны хуҗалары Р.Хәйретдинов, М.Гыйльфанов өлгерлек күрсәтә: 228-225 центнер суктырылган гәрәбәдәй бөртек алар исәбендә. Бер үк вакытта арпа уруга да керештек. Бүгенге көндә борчактан 668 центнер чәчүлек орлык салынды һәм 965 центнер дәүләткә озатылды.
Ә.Харисов, “Үзәк” совхозы директоры.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев