Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
1982 ел 3 август. Менә бу, рекорд!
1 августта К.Маркс исемендәге колхозда витаминлы үлән оны әзерләү буенча озынайтылган сменада эш оештырылып, рекордлы күрсәткечкә ирешелде – бер АВМ-1,5 агрегаты белән 21 тонна витаминлы азык җитештерелде һәм агрегатка җиткерелгән план шушы көнне 260 урынына 275 тонна итеп үтәлде. Моңа ирешүдә тәҗрибәле оператор Миңнур Шәйхенуров һәм аның ярдәмчесе, әле быел гына 10 классны тәмамлап колхозда калырга теләк белдергән Газинурның тырышлыгы зур булды. Яшел масса белән тәэмин итүдә ВЛКСМ членнары Тәлгать Шәйгәрданов һәм Данил Шәймөхәммәтов өлгерлек күрсәттеләр.
М.Хуҗин
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев