Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны вакыйгалар кабатлана
13 июль. Беренче карлыгачлар.
Бу көнне безнең коллектив зур дулкынлану белән көтте. Тат. Шуран урта мәктәбе үзенең беренче чыгарылыш унынчылары белән саубуллашу кичәсе үткәрде. Анда тантаналы төстә 21 укучыга өлгергәнлек аттестаты тапшырылды. Шулардан Валентина Алчина алтын медальгә лаек булды. Җиде укучы фән нигезләрен бары тик “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштерде. Бу уңышлар – мәктәп коллективы һәм барлык ата-аналарның уртак шатлыгы. Ата-аналар Х.Хаҗиев һәм И.Казанбаева балаларга белем һәм тормышта дөрес юнәлеш биргән өчен укытучыларга зур рәхмәт әйттеләр.
Л.Хәбибуллина, Тат. Шуран урта мәктәбе укытучысы.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев